Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада 500 мәктәп укучысы өчен ифтар мәҗлесе узды

Чараны район мәгариф бүлеге Саба мөхтәсибәте хезмәттәшлегендә уздырды

  Саба урта мәктәбен ул көнне түбәтәйле малайлар, яулыклы кызлар ямьләндерде. Чарага районыбыз мәктәпләреннән ураза тотучы 500 бала чакырылган иде. Чараны кечкенәдән  дини тәрбия алып үсүче райондашларыбыз, Саба гимназиясе укучылары Сафия, Аишә, Камол Камоловлар Коръән сүрәләре укып башлап җибәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне Саба районы  мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов сәламләде,  оста вәгазьче, яшьләр эшләре буенча мөхтәсиб урынбасары Алмаз хәзрәт Галимҗанов балаларга ураза тотуның әһәмияте, файдасы, кыйммәте турында сөйләде, Рамазан ае - ризыктан гына тыелып тору  түгел, һәркем үзендә сабырлык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләргә тиешлеген җиткерде. Алга таба сүз балаларның үзләренә бирелде. Алып баручы Алисә Гыймадиева Саба җәмигъ мәчетендә Казандагы “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган  дини бәйгедә призлы урын алучылар - Олы Шыңар урта мәктәбеннән Самат Мөбарәковны -азан әйтергә, Фирүзә Ярмиеваны (Явлаштау), Диләрә Шәехованы (Югары Симет урта мәктәбе)  вәгазь сөйләргә чакырды. Чыгышларны  район мөхтәсибәте оештырган дини викторина алыштырды. Ислам диненең биш баганасы, ураза, хаҗ, намаз, мөселманның сыйфатлары, хәләл һәм хәрам, җәннәт, гөнаһ һәм тәүбә турындагы сорауларга дөрес, төгәл җавап бирүчеләргә  кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Ахшам намазына азанны Саба гимназиясе укучысы  Разат Яруллин әйтте. Балалар  кем -җимеш, кем -су белән  авыз ачыталар һәм Айнур хәзрәт Әхмәтов имамлыгында җәмәгать намазына тезелештеләр. Аннары күңелле аралашу мул сыйлы табын артында дәвам итте. Табында авыз ачучыларга кайнар пылау, өчпомак, татлы камыр ризыклары, яшелчә салаты тәкъдим ителде. Чара күмәкләшеп дога кылу белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев