Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада бозлы яңгыр явуы, буран һәм көчле җил булуы көтелә

ТР синоптиклары 12-14 нче декабрьләрдә һава торышының бозылуы турында кисәтә. 12 нче декабрьдә көндез бераз кар явуы, күрү мөмкинлеге 1-2 км тәшкил иткән буран булуы һәм җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә. 6-11 градус салкын була. 13 нче декабрьдә кар һәм юеш кар, бозлы яңгыр явуы ихтимал. Урыны белән -...

ТР синоптиклары 12-14 нче декабрьләрдә һава торышының бозылуы турында кисәтә.
12 нче декабрьдә көндез бераз кар явуы, күрү мөмкинлеге 1-2 км тәшкил иткән буран булуы һәм җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә. 6-11 градус салкын була.
13 нче декабрьдә кар һәм юеш кар, бозлы яңгыр явуы ихтимал. Урыны белән - буран һәм бозлавык, 18-23 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле исәчәк. Төнлә - 6-11, көндез - 6 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык, урыны белән - кар көртләре.
14 нче декабрьдә кар һәм буран булуы фаразланыла. 16-21 м/с кадәр көчле җил булуы ихтимал. Тәүлек дәвамында - 8 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X