Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчы якташларыбыз Кубогына волейбол буенча турнир узды

22 нче февраль көнне Байлар Сабасы спорткомплексында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчы якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол буенча турнир узды. Әлеге ярышның тантаналы ачылышында Саба муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазанович; Саба муниципаль районының волейбол...

22 нче февраль көнне Байлар Сабасы спорткомплексында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчы якташларыбыз Кубогына яшьләр арасында волейбол буенча турнир узды.

Әлеге ярышның тантаналы ачылышында Саба муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазанович;

Саба муниципаль районының волейбол федерациясе председателе Валеев Фанис Тагирович; Саба районының Әфганчылар берлеге рәисе Ахметшин Ильшат Зиннурович;

Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы ярдәмчесе Садыков Айрат Камилевич; ветеран - сугышчы Шарипов Халит Фаритович катнашты.

Әлеге ярышта барлыгы 9 команда катнашты. Призлы урыннарга түбәндәге командалар лаек булды:

I урын - Тимершик командасы
II урын - Шәмәрдән командасы

III урын - Ю.Симет командасы.

"Иң яхшы уенчы" исеменә Шәмәрдән командасыннан Биктимеров Рамиль, Тимершык командасыннан Гарифуллин Айзат, Югары Симет командасыннан Мухаметгалиев Ирек лаек булдылар.

Җиңүчеләрне Саба муниципаль районының Башкарма комитет җитәкчесе Гасимов Равиль Мубаракович һәм Саба районының Әфганчылар берлеге рәисе Ахметшин Ильшат Зиннурович кубок, грамоталар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев