Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада кабак бәйрәме узды [+фото]

Районыбызда "Кабак" бәйгесе үткәрелә башлаганнан бирле әлеге яшелчәне үстерүчеләр күбәйде. Быел да райондашларыбыз яңгыр дип тормадылар, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырган бәйгедә актив катнаштылар. "Түлешкәдә бер шәхси хуҗалык булып, ул да конкурска килде",- диде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин халыкның бәйгегә мөнәсәбәтен белдереп. Чыннан да, Түлешкәдән Хаҗинур Хәйруллин яшелчәне...

Районыбызда "Кабак" бәйгесе үткәрелә башлаганнан бирле әлеге яшелчәне үстерүчеләр күбәйде. Быел да райондашларыбыз яңгыр дип тормадылар, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе оештырган бәйгедә актив катнаштылар. "Түлешкәдә бер шәхси хуҗалык булып, ул да конкурска килде",- диде Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин халыкның бәйгегә мөнәсәбәтен белдереп. Чыннан да, Түлешкәдән Хаҗинур Хәйруллин яшелчәне күп үстерә икән. "Утыз сутый бакчамнан 225 капчык бәрәңге чыкты. Кичкә хәтле дә чүпләп бетерә алмадык. Ә кабагыма игътибар җитеп бетмәде, чөнки минекеннән дә зурракларын алып килгәннәр. Киләсе елга җиңәчәкмен",- диде ул. Чыннан да, быел күп җирдә кабак зур үскән. Сабадан Фидаил Гомәровныкы, мәсәлән, 51,5 килограмм килде. Шприц белән эченә су җибәрмәдеме икән, дип соңыннан ярып та карадылар әле. Юк, Фидаил андый хәрәмләшүгә бармаган. "Былтыр 62 килолыны үстергән идем, бәйгегә алып килә алмыйча калдым",- диде конкурсның җиңүчесе. Икенче урынны Иске Икшермәдән Гөлзәйнәп Ибраһимова (кабагы 45,54 кило килде) алды. Өченче урынны Сабадан Рәфис Әүбакировка (45,3 кило) бирделәр. Соңыннан кабакларга аукцион да оештырылды. Фидаил Гомәровның 51,5 килолы кабагы -260, Ике басу Арташтан Мөнир Җәләлетдинов алып килгән иң кечкенә кабак 50 сумга сатылды.

Авыл җирлекләреннән конкурска кабактан төрле ризыклар пешереп, композицияләр, сыннар ясап алып килгәннәр иде. Конкурста катнашучылар яшелчәләр "патшасы"ннан сюжетлы күренешләр тудыру өчен бар фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Сатыш мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре Казанчы Бигәнәй авылында XIX йөздә имамлык иткән Вәлиәхмәт хәзрәт утарын композицияләгәннәр (I урын). Икшермә кадет мәктәбе-интернаты коллективы хезмәте янында жюри озак тукталды (II урын). Иң тәмле кабак бәлеше пешерүче дип Сабадан Луиза Вәлмиеваны таптылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Гарәфетдинова алып килгән бәлеш тә телне йотарлык иде. Сатыштан Мәдинә Каюмова бу номинациядә III урынны алучы булып бүләкләнде.

Кабак сабалыларны шагыйрь, рәссам иткән. Иң матур рәсем өчен Иштуганнан Регина Романовага, шигырь чыгаруда Алан-Елгадан Әлфирә Таҗиевага 1нче урыннар бирелде. Иң матур җырны Кызыл Мишә үзешчәннәре башкарды. Югары Симеттән Зөһрә Гатауллина җыр бәйгесендә, Олы Арташтан Әлфис Хәбибрахманов II урынны алды.

-Катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт, киләчәктә дә яшелчәне мул үстереп, кабакның сәламәтлектә файдасын күреп, матур итеп яшәргә язсын,- диде конкурсның спонсоры, район башлыгы Рәис Миңнеханов бәйгегә ясап.

Күргәзмә барышында кабакның сортлары турында сөйләшүләр, орлык алмашулар да булды. Димәк, киләсе елда да яшелчәнең бакча-түтәлләрне бизәячәгенә шик юк.

Ф.Мәүлетов.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев