Сабада кырау төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар
Яңалыклар

Сабада кырау төшәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар

Татарстанда куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү игълан ителде. 30 майда республика территориясендә төнлә көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән туфракта 2 градус салкын көтелә. Иртәгә болытлы һава, явым-төшем юк. Төнлә температура 5-10 градус җылы, республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 3-8 градус. Көндез температура 17-22 градус җылы тәшкил итәчәк. Казанда төнлә...

Татарстанда куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтү игълан ителде.

30 майда республика территориясендә төнлә көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән туфракта 2 градус салкын көтелә.

Иртәгә болытлы һава, явым-төшем юк. Төнлә температура 5-10 градус җылы, республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 3-8 градус. Көндез температура 17-22 градус җылы тәшкил итәчәк. Казанда төнлә 5-8 гардус җылы, ә көндез 18-20.

29 майдан 4 июньгә кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Татар-Информ.


Нет комментариев