Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада малны махсус урында гына чалачаклар

Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары тотучылар 1 майдан малларын ишек алларында да, бакча артында да суярга тиеш түгелләр. Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып барып сата алмаячаксың. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу ниятеннән район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакировка мөрәҗәгать иттек. - Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы...

Терлек асраучы фермерлар, гаилә фермалары тотучылар 1 майдан малларын ишек алларында да, бакча артында да суярга тиеш түгелләр. Андый итеңне ярминкәгә дә, базарга да алып барып сата алмаячаксың. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу ниятеннән район ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Шакировка мөрәҗәгать иттек.

- Таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы турында" техник регламенты 1 майдан гамәлгә керә. Аның нигезендә терлекләр махсус урыннарда гына чалынырга, ә андый урыннар теркәлергә һәм махсус сертификатлы булырга тиеш. Районда сугым цехы булдыру буенча җир билгеләү эшләре алып барыла. Регламент нигезендә, итне махсус машиналарда гына күчереп йөртергә рөхсәт ителә. Мал чалуны да ветеринар табиб күзәтүендә башкару мәҗбүри. Сугым пунктларының үз таләпләре бар. Алар торак пунктларга 300 метрдан да якынрак урнашкан булырга тиеш түгел. Этләр, мәчеләр, маллар кереп йөри алмаслык итеп, биләмәне койма белән әйләндереп алырга кирәк. Анда дезинфекция үткән машиналар гына керергә хокуклы. Өстәвенә, әлеге мәйданга ут-су һәм канализация челтәре үткәрелгән булу шарт.

Регламентның үтәлешен "Россельхознадзор" хезмәткәрләре күзәтеп торачак. Аларда суелган маллар вертикаль эленгән хәлдә эшкәртелергә тиеш. Малыңны үзең куллану өчен суйганда гына сугым пунктларына алып бару мәҗбүри түгел. Шулай ук бу таләп йорт кошларына да кагылмый. Шулай да меңәр баш каз-үрдәк асрап сатучылар, кошларны сатканда ветеринария берләшмәсеннән рөхсәт алып, келәймә сугылган итләрне генә сатарга хокуклы.

1нче майдан сөтне һәм сөт продуктларын сатуга да таләпләр үзгәрәчәк. Аларны базарга алып чыгып сатучылар кулланучыларга ветеринар-санитар куркынычсызлыгы турында мәгълүмат җиткерергә, сөтне кайнатып кына эчәргә кирәклеге турында аңлатырга тиешләр.

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев