Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада республиканың прокуратура органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы булып үтте [+фото]

Узган шимбәдә районыбызның "Олимп" стадионында республиканың прокуратура органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы булды. Бу инде законлылык сагында торучыларның өченче ведомство ярышлары. Спортның җиңел атлетика, йөзү, волейбол, бадминтон, мини футбол, өстәл теннисы, шахмат төрләрендә көч сынашырга 200гә якын прокуратура хезмәткәре килгән иде. Спартакиадада катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Татарстан...

Узган шимбәдә районыбызның "Олимп" стадионында республиканың прокуратура органнары хезмәткәрләре Спартакиадасы булды. Бу инде законлылык сагында торучыларның өченче ведомство ярышлары. Спортның җиңел атлетика, йөзү, волейбол, бадминтон, мини футбол, өстәл теннисы, шахмат төрләрендә көч сынашырга 200гә якын прокуратура хезмәткәре килгән иде.

Спартакиадада катнашучыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәбрикләде.

-Без бүген Саба җирендә булуыбызга бик шатбыз. Спорттан башка сәламәт рух була алмый,- диде И.Нәфыйков.- Спорт җиңүгә ихтыяр тәрбияләргә, хезмәттә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, дисциплинаны ныгытырга ярдәм итә. Ә, иң мөһиме, үзеңне җиңү. Шуңа күрә прокуратурасы төрле ярышлар оештыруга зур игътибар бирә. Спартакиада алдыннан зоналарда ярышлар үткәрелде һәм менә без җиңүчеләрне биредә күрәбез. Бүген республика прокуратура органнары- ның иң көчле командалары билгеле булачак. Ярышларда прокуратура хезмәткәрләренә хас җиңүгә омтылу, көчле рухлылык, тугрылык, гаделлек сыйфатлары чагылыш табар дип ышанам. Җиңүчеләрне ачыклау өчен үзенең спорт корылмаларында барлык мөмкинлекләрне тудырган Саба районы җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәсе килә.

Спартакиада таяк тотып йөгерү белән башланып китте һәм эстафета республика прокуратурасы аппараты командасына ("Үзәк") җиңү китерде. "Көнбатыш" командасы (моңа Саба районы прокуратурасы да керә) алардан азга гына калышты. Бассейнда дүрт кешелек эстафета белән йөзү ярышында да атлет гәүдәле закон сагында торучыларның чын мәгънәсендә спортчылар икәнлеге күренде.

Әмма бу юлы да "Үзәк" командасы вәкилләренең җиңүне беркемгә дә бирмәячәкләре икенче әйләнештә үк билгеле булды. Аларның командадашлары өстәл теннисы, мини футбол ярышларын да отты.

Спортның калган төрләрендә дә призер булдылар һәм гомумкоманда зачетында җиңү яуладылар. "Көньяк" командасы - волейболда, "Көнбатыш" командасы гер күтәрүдә, шахматта беренче урыннарны алып, пьедесталның 2нче баскычына күтәрелде. Волейбол уенында җиңүгә команда составында уйнаган районыбыз прокуроры ярдәмчесе Энҗе Фәйзетдинова да өлеш кертте. Өченче урында - "Башкала" командасы.

Җиңүчеләрне бүләкләү Лесхоз бистәсендәге ял базасында үтте. "Призерларга Кубок, медальләр, Дипломнар тапшырылды. Спартакиадада катнашучылар Сабадан бик яхшы тәэсирләр белән киттеләр. Ярышларны оештыру да, кабул итүне дә - барысын да ошаттылар",- диде район прокуроры Рөстәм Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев