Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада – Швейцария бадминтончылары [+фоторепортаж]

Өченчекөн Сабада Швейцариянең "Невшатель" бадминтон клубы вәкилләре булды. Клуб тренеры Павел Уваров (ул үзе тумышы белән Ижевскидан) Невшатель шәһәреннән алып килгән 15 спортчы районыбыз белән танышуны Тимершык урта мәктәбеннән башлады. Биредәге спорт залында иптәшләрчә очрашу үткәрделәр. Невшатель бадминтончыларына каршы нигездә Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары уйнады. Җиңүне аз гына өстенлек белән...

Өченчекөн Сабада Швейцариянең "Невшатель" бадминтон клубы вәкилләре булды. Клуб тренеры Павел Уваров (ул үзе тумышы белән Ижевскидан) Невшатель шәһәреннән алып килгән 15 спортчы районыбыз белән танышуны Тимершык урта мәктәбеннән башлады. Биредәге спорт залында иптәшләрчә очрашу үткәрделәр. Невшатель бадминтончыларына каршы нигездә Завод-Нырты урта мәктәбе укучылары уйнады. Җиңүне аз гына өстенлек белән кунаклар яулады. Павел Уваров шулай ук безнекеләрне чит ил спортчылары белән яхшырак аралаштыру максатында үзара аралаштырып та уйнатты. Аннары Швейцария бадминтончылары Лесхоз бистәсендә булдылар, биредә истәлекле урыннар белән таныштылар. Районыбыз кунакларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев