Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” конкурсы үтте [+фото]

"Серле каләм" тибрәтеп иҗат итүче малайлар-кызлар 16 май көнне Балалар иҗат үзәгенә җыелды. Шул исемдәге бәйгедә язмалары призлы урыннарга үткән лаеклылар иде алар. Җиденче тапкыр уздырылучы Васил Гарифуллин исемендәге әлеге конкурста быел барлыгы 45 эш каралган. Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылучы бәйгегә мәдәният,...

"Серле каләм" тибрәтеп иҗат итүче малайлар-кызлар 16 май көнне Балалар иҗат үзәгенә җыелды. Шул исемдәге бәйгедә язмалары призлы урыннарга үткән лаеклылар иде алар. Җиденче тапкыр уздырылучы Васил Гарифуллин исемендәге әлеге конкурста быел барлыгы 45 эш каралган.

Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырылучы бәйгегә мәдәният, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яктырткан язмалар, ши­гырьләр кабул ителгән. Башка төр бәйгеләр белән чагыштырганда катнашучылар аз, билгеле. Әмма шунысы сөендерә: үсеп килүче буын иҗатка битараф түгел икән әле. Алар фикерли, киләчәкне үзләренчә күзаллый, тормыш матурлыкларын күрә һәм фикерләрен җиткерергә курыкмый. Димәк, "Серле каләм" бәйгесендә яшь иҗатчылар үсә. Аның инде нәтиҗәләре дә күренә. Каләмен биредә чарлаган Илүсә Арикеева Завод-Ныртыдан бүгенге көндә журналистика буенча белем ала, республика матбугатында язмалары да күренә.

Әмма яшь каләмчеләр арасында матурлыкны тас­вирлаудан тыш, тормыш каршылыклары турында язылган язмалар булу комиссиядәгеләрне дә уйга салган.

Укучы­ларның язмаларын тик­шер­гән һәм аларны тәбрикләргә кайткан "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Рәсимә Галиева да:

- Иҗат ул шактый үзен­чәлекле эш. Бәйгегә килгән язмалар арасында туган тел, әти-әни, туган як турында иҗат эшләре күп. Укучы уйларын, әти-әнисенә, укытучысына әйтә алмаган фикерләрен дә кайчакта кәгазь битләренә төшерә. Кайбер язмалар безне уйланырга да мәҗбүр итте. Тормыш каршылык­лары, үлем турындагы шигырьләрне укыгач борчылдык, - ди ул.

Иҗатчылар бәйрәменең зур кунагы - КФУның Массакүләм ком­муни­ка­­цияләр һәм социаль фән­нәр институтының жур­налистика кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин. Иҗатчылар Васил әфәндене ел да көтеп алалар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шә­рә­фиев, "Гаилә һәм мәктәп" журналының бү­лек мөхәррире Надия Шәйхетдинова, "Саба дулкыннары" телерадио­компаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова, "Саба таңнары"ның баш мөхәррире Рөстәм Исмә­гыйлевның да укучыларга әйтер теләкләре, киңәшләре бар иде.

Шулай итеп, төрле номинацияләрдә I урынга - сәләтле балаларга белем бирү мәктәбеннән Ләйсән Мусина, Олы Кибәче урта мәктәбеннән Илүзә Газизова, Тимершыктан Таңсылу Фазылова, Айгөл Гаттарова, Са­ба гимназиясеннән Нурия Нургалиева, Шәмәр­дәннән Гөлназ Андреева һәм Тимершыктан "Өмет йолдызлары" газетасы­ лаек булды. Ә гран-при иясе Сатыш урта мәк­тәбеннән - Альмира Дәүләтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев