Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалы төзек түгел автомобильдә кеше йөрткән

Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән эш башкаручыны, хезмәт күрсәтүчене, товар җитештерүчене, сатучыны, ташучыны 300 мең сумга кадәр штрафтан башлап, максималь җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү дә көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсе 1нче бүлегендә язылган. Быел район судында әлеге маддә буенча шәхси эшмәкәрдә автомобиль йөртүче...

Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән эш башкаручыны, хезмәт күрсәтүчене, товар җитештерүчене, сатучыны, ташучыны 300 мең сумга кадәр штрафтан башлап, максималь җәза - ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү дә көтәргә мөмкин. Бу хакта РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсе 1нче бүлегендә язылган. Быел район судында әлеге маддә буенча шәхси эшмәкәрдә автомобиль йөртүче З.га карата кузгатылган эш каралды. Ул иминлек таләпләренә туры килмәгән машинада пассажирлар йөрткән. ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы тарафыннан Шәмәрдәннең Лермонтов урамында туктатылган автомобильнең тормоз системасы төзек түгеллеге, аптечкасы, утсүндергече булмавы, протекторның тузганлыгы, алгы тәрәзәсенең чатнаганлыгы ачыклана. Моның өчен З.га карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. Шуңа да карамастан, ул автомобилендә пассажирлар йөртүен дәвам итә һәм шул ук көнне Эзмә авылында кабат туктатыла. Нәтиҗәдә белә торып иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәткән З.ны административ җаваплылыкка тарту гына аз була, җинаять эше кузгатыла.

Гадел хөкем каршында ул гаебен тулысынча таныды һәм эшне суд тикшерүе үткәрмичә генә карауларын сорады. Суд карары чыгарганда аның элек хөкемдә булмавы, кылган гамәле өчен үкенүе һәм башка шартлар исәпкә алынды. Нәтиҗәдә З.га карата 8000 сум күләмендә штрафка тарту җәзасы билгеләнде.

Район суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев