Узган шимбәдә "Казан" агросәнәгать паркы сәүдә мәйданында узган язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә районыбыз товар җитештерүче оешма-предриятиеләре, шәхси эшмәкәрләр дә актив катнашты.
Сабалылар башкала халкына килосы 8 сумннан 50 тоннадан артык бәрәңге, 180 мең сумлык сыер ите, шулай ук каз, бал, йомырка, сөт продуктлары тәкъдим иттеләр. Бигрәк тә бәрәңгегә сорау зур булды.


Нет комментариев