Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар туризм бәйгесендә V урын яулап кайтты

27-29 июньдә Балтачта республика "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте "Сәламәтлек" XI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында күптөрле туристлык ярышлары буенча Татарстан чемпионаты үткәрде. Ярышларда барысы 100гә якын кеше катнашты. Өч көн барган бәйге йомгаклары буенча команда зачетында I урынны балтачлылар алды. Саба командасы - V урында. Ярышлар программасының спорт өлешеннән...

27-29 июньдә Балтачта республика "Уңыш" физкультура-спорт җәмгыяте "Сәламәтлек" XI авыл Спартакиадасы кысаларында авыл районнары командалары арасында күптөрле туристлык ярышлары буенча Татарстан чемпионаты үткәрде. Ярышларда барысы 100гә якын кеше катнашты. Өч көн барган бәйге йомгаклары буенча команда зачетында I урынны балтачлылар алды. Саба командасы - V урында. Ярышлар программасының спорт өлешеннән тыш, иң яхшы стена газетасына, иң яхшы туристлар җырына, табигатьтә төн куну өчен иң яхшы урын ясауга (бивак) конкурслар оештырылды. Әлеге конкурста җиңүне укытучылар Ришат Вәлиәхмәтов (капитан), Ирек Нургалиев, Илназ Габдерахманов, Алина Әдһәмова, Миләүшә Галиева, Альберт Нигъмәтҗанов, элемтәче Лилия Шәймәрданова составындагы Саба районы командасы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X