Реклама
26 октябрь көнне Марий Эл республикасы, Йошкар-Ола шәһәрендә "Халкым мирасы" Регионара фольклор коллективлары фестиваль-конкурсы булып узды.
Анда районыбыз коллективлары уңышлы гына чыгыш ясап кайтты:
- Район мәдәният йортының "Сәйлән" фольклор коллективы "Фольклор" номинациясендә 1 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы (җитәкчесе Э.Нурисламова);
- Район мәдәният йортының "Дулкын" халык бию коллективы "Халык биюе" номинациясендә 1 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы (җитәкчесе А.Мөбәрәкҗанова);
- Балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" халык бию коллективы "Халык биюе" номинациясендә 1 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы (җитәкчесе А.Мөбәрәкҗанова);
- Лилия Мансурова "Вокал" номинациясендә 1 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы;
- Айнур Габдулхаков "Халык инструментлары" номинациясендә 2 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы;
- Гөлзилә Нурмөхәммәтова "Вокал" номинациясендә Лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз