Сабалыларны май аенда берничә өстәмә ял көне көтә
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10 һәм 11 май көннәрендә ял итәчәк. 1 май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү бәйрәме) бәйрәм көннәре булып тора. Моннан кала, эшчеләр...
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган 2014 елда Татарстан Республикасында эш вакыты нормасы турындагы аңлатмада җиткерелгәнчә, татарстанлылар 1, 2, 3, 4, 9, 10 һәм 11 май көннәрендә ял итәчәк.
1 май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 май (Җиңү бәйрәме) бәйрәм көннәре булып тора. Моннан кала, эшчеләр ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллансын өчен, 4 гыйнвар шимбәсендәге ял көне 2 май җомгасына күчерелгән.
Шулай итеп, 2 май өстәмә ял көне булып исәпләнә. 3, 4, 10 һәм 11 май - бәйрәм көннәре.
Аңлатмада шулай ук 30 апрель һәм 8 май көннәрендә эш сәгате 1 сәгатькә кыскартылу мәгълүматы да җиткерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев