Сабантуйдан кайтып килгән ир-ат машинасы белән Ык елгасына төшкән
Яңалыклар

Сабантуйдан кайтып килгән ир-ат машинасы белән Ык елгасына төшкән

Башкортстанның Түбән Карамалы авылында Сабантуй бәйрәме фаҗига белән тәмамланган. Мәйданнан кайтып килүче ВАЗ-21099 автомобиле белән идарә итүче ир-ат яр өстеннән Ык елгасына төшеп китә.

МЧС хезмәткәрләре машинаны елга төбеннән ярты сәгатьтән артык алалар. Нәтиҗәдә, автоның арткы утыргычында ир-ат мәете табыла, дип яза http://ufa1.ru.

Хәзерге вакытта әлеге фаҗига нечкәлекләре ачыклана.

http://matbugat.ru


Нет комментариев