Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабабызның гүзәл затлары бик теләп аэробика түгәрәгенә йөри

Саба бассейны бинасында 2013 елның сентябреннән аэробика түгәрәге эшли. Тренер Диләрә Дмитриева атнага өч тапкыр үткәргән шөгыльгә саулыгына битараф булмаган хатын-кызлар бик теләп йөри. Файдасын күрәләр. Беренчедән, әлеге спорт төре сәламәт яшәү рәвеше өчен кирәк булса, икенчедән, тынычландыргыч музыка уйнап торганда хәрәкәтләнү стресстан арындыра, кәефне күтәрә. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп...

Саба бассейны бинасында 2013 елның сентябреннән аэробика түгәрәге эшли. Тренер Диләрә Дмитриева атнага өч тапкыр үткәргән шөгыльгә саулыгына битараф булмаган хатын-кызлар бик теләп йөри. Файдасын күрәләр. Беренчедән, әлеге спорт төре сәламәт яшәү рәвеше өчен кирәк булса, икенчедән, тынычландыргыч музыка уйнап торганда хәрәкәтләнү стресстан арындыра, кәефне күтәрә. Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп тору өчен дә менә дигән сәбәп. Шуңа күрә аэробикага киләсе килеп тора. Һәр гүзәл затка психологик һәм әхлакый яктан якын килеп эшләүче Диләрәнең мөлаемлыгы, оештыра белү сәләте, хезмәтенә җаваплы карашы белән күпләрне сокландыра. Шулай ук бассейндагы тәртип, аның чисталыгы, персоналның җылы карашы да үзенә тартып тора.

Алсу Мөхәммәтшина, Айсылу Хуҗина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев