Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның “Кояшлы кыз”ы Австрия һәм Словакия киңлекләрен яулый [+фото]

Россиядә Даун синдромы булган авыру балалар арасында бердәнбер биюче кыз Татарстанның Саба районында яши.

21 яшьлек Ләйсән Зарипова әнисе Рәмзия ханым белән 15 июнь көнне Мәскәүгә юл тотты, аннан алар һава юлы белән Австриягә һәм Словакиягә очты.
Исегезгә төшерәбез: Байлар Сабасында гомер кичерүче Ләйсән Зарипова әнисе белән быел апрель аенда Мәскәүдә Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруында да катнашкан иде. Кечкенәдән биюгә гашыйк, фитнес белән шөгыльләнүче бу "кояшлы бала" ул вакытта студиядәгеләрнең дә, мөгаен, бөтен ил халкының да мәхәббәтен казангандыр. Эчкерсез елмаюы, йөзеннән нур балкып торуы, табигатьтән бирелгән сәләте белән югары үрләр яулавы, әлбәттә, сокландырмый кала алмый. Бөтен дөньяга яхшы таныш булган данлыклы сүз остасы Ник Вуйчич белән дә якыннан танышу бәхете тәтеде Ләйсәнгә бу очрашуда.
Ни кызганыч, Ләйсән Зарипова балалар бакчасына да йөрмәгән, мәктәптә дә укымаган. Ләйсән үзлегеннән теләсә нинди стильдә 7 яшьтән бии башлаган. Ана кеше моны, табигатьтән бирелгән сәләт, ди. 2014 елдан башлап, Ләйсән төрле бию бәйгеләрендә катнаша. Тула шәһәрендә узган "Творим Добро" халыкара фестивалендә Гран-прига лаек була.
Мәскәүдә "Космофест-2015" фестивалендә Гран-при яулый. Былтыр Мәскәүдә "Inclusive Dance" халыкара бию фестивалендә 2 нче дәрәҗәле лауреат була. Ләйсән бик күп биюләрен Казанның хореография училищесында белем алган дусты Альбина Фәтхриева белән башкара. Бүген дә алар бергәләп, "Солнышки" дуэты белән Словакия һәм Австриягә "Илләр арасында күпер" дип исемләнгән "Inclusive Dance" халыкара хәйрия бию фестиваленең йомгаклау концертына юл ала.
"Узган елда шушы фестивальдә 3 мең катнашучы арасында икенче урынны яулавыбыз - бик зур дәрәҗә. Быел бары тик 10 вәкилне генә гала-концертка чакырдылар. Россиядән Мәскәүдән, Чиләбедән катнашучылар бар һәм без. Шуңа күрә Татарстан данын гына түгел, Ә Россия данын якларга барабыз. Бирегә Бөекбритания, Нидерланд, Азия илләреннән халыкара экспертлар киләчәк", - дип горурланып сөйли Рәмзия ханым. Анда Ләйсәннең Словакия кызы белән дә, чит илләрдән биючеләр белән бергә катнаш бию импровизациясендә дә, Братиславада тернәкләндерү үзәгендә дә чыгыш ясавы ниятләнә.
http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев