Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйны сумка белән коймага элеп калдыручы табылган

Хәтерегездә булса, агымдагы елның 21 февралендә көндез Татарстан башкаласының 7 нче шәһәр шифаханәсе коймасында эленеп торган хатын-кыз сумкасы тапканнар иде. Аның эчендәге яңа туган сабый салкыннан үлгән булып чыкты. Аның өстендә ползунки, чепчик һәм яулык кына булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, баланы тудыручы ананы эзләүгә керештеләр. Менә шул...

Хәтерегездә булса, агымдагы елның 21 февралендә көндез Татарстан башкаласының 7 нче шәһәр шифаханәсе коймасында эленеп торган хатын-кыз сумкасы тапканнар иде. Аның эчендәге яңа туган сабый салкыннан үлгән булып чыкты. Аның өстендә ползунки, чепчик һәм яулык кына булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, баланы тудыручы ананы эзләүгә керештеләр.

Менә шул ана табылган. Ул 22 яшьлек Үзбәкстан кызы булып чыккан. Кыз гаебен үзе килеп әйткән һәм тулысы белән таныган. Әйтүенә караганда, ул йөклелек вакытында медикларда учетта тормаган. Баланы өй шартларында тапкан. Башта аны бала тудыру йортына илтеп бирергә уйлаган булган, аннары куркып урамда гына калдырып киткән. Бу турыда «Тема Казань» хәбәр итә.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X