Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават, “Елка” һәм “Любэ” бер сәхнәдә чыгыш ясый

13 сентябрьдә сайлаулар көне уңаеннан "Казан Арена" стадионы каршындагы мәйданда "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган бәйрәм чарасы узачак. Сайлауга тавыш бирергә барганнар сайлау участогында бирелгән махсус беләзекләр белән бу концертка эләгә ала. Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов әйтүенчә, беренче тапкыр мондый бәйрәм былтыр Татарстан Дәүләт Советына...

13 сентябрьдә сайлаулар көне уңаеннан "Казан Арена" стадионы каршындагы мәйданда "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган бәйрәм чарасы узачак.

Сайлауга тавыш бирергә барганнар сайлау участогында бирелгән махсус беләзекләр белән бу концертка эләгә ала. Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов әйтүенчә, беренче тапкыр мондый бәйрәм былтыр Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау вакытында оештырылган булган. Бәйрәм чарасы сәгать 10.00 дә башланачак. Футбол стадионы каршындагы мәйданда 1980 еллар стилендәге мәйданчык эшли, ретро автомобильләр күргәзмәсен, яшьләр өчен лофт-зона, ГТО нормаларын тапшыру өчен җайлаштырылган мәйданчык, экстремаль спорт төрләре паркын күрергә мөмкин булачак. Шулай ук "Әдәби ишегалды" фестивален уздыру да ниятләнә. Анда танылган артист Дмитрий Харатьян чыгыш ясар дип көтелә.

Сәгать 14.00 дә концерт мәйданчыгында Татарстанның иң яхшы поп һәм рок төркемнәре катнашында концерт башлана. Бәйрәмдә Салават, "Елка" һәм "Любэ" төркеме дә чыгыш ясар дип көтелә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев