Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салсаң, алкотестрга үпкәләмә

Районда 28-29 март көннәрендә ЮХИДИнең республика идарәсе, район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын кисәтү максатында рейдлар үткәрелде. Аның барышында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өч йөртүче тоткарланды. Мисалга, 29 март кичендә Явлаштау авылында тоткарланган А.ның канында алкотестр...

Районда 28-29 март көннәрендә ЮХИДИнең республика идарәсе, район бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең участок вәкаләтлеләре белән белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын кисәтү максатында рейдлар үткәрелде. Аның барышында аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өч йөртүче тоткарланды. Мисалга, 29 март кичендә Явлаштау авылында тоткарланган А.ның канында алкотестр алкоголь барлыгын ачыклады. Йөртүче үзе дә 100 грамм эчкәнлеген таныды. Шул ук көнне инспекторлар кулындагы прибор Яңа Мичән авылында туктатылган И.ның да спиртлы эчемлек кулланганлыгын күрсәтте. Ә Сабада тоткарланган Казан кешесе Б.ның сулышы белән тулган алкотестр гомумән 1,376 промиллегә кадәр күтәрелде. Бу инде бик күп дигән сүз. Һәрхәлдә, тоткарланучы үзе беркетмәгә язган 50 грамм сырадагы алкоголь микъдары гына түгел. Хәзер аларның өчесен дә автомобиль белән идарә итү таныклыгынннан мәхрүм ителү һәм 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф көтә. Кисәтү-профилактика чараларына карамастан, район юлларында атна саен 7-8 исерек йөртүче тоткарлана. Инспекторлар рейд усал ният белән штрафларын түләмичә йөрүчеләр белән профилактика чаралары да үткәрделәр, таныклыкларын алдыра торып та, руль артына утыручылар ачыкланды. Мәсәлән, Шекшедән А. транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә торып та, машинасы белән авыл эченнән "бер әйләнеп килергә" булган, әлбәттә, кичләтә юлларда тәртип сакчылары килеп чыгар дип уйламаган. Агымдагы елның 3 аенда районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф түләүне сузып йөрүче 57 йөртүчегә Административ хокук бозулар турында кодексының 20.25нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелде. Шуларның 38енә карата суд карары нигезендә штраф санкциясе кулланылды, 3 кеше мәҗбүри эшкә тартлды, 10 йөртүче 15 тәүлеккә кулга (арест) алынды. Илнур Насыйбуллин, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев