Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сатыш авылында "Кышкы спартакиада"

17 нче март көнне Сатыш авылында "Кышкы спартакиада" үткәрелде. Спорт уеннары чаңгы ярышы белән башланып ките. Балалар арасында Сабиров Рамил - 1урын, Искандиров Радик - 2 урын, Шарифуллин Айназ - 3 урын. Ир-атлар арасында 3км. га Җәләлиев Ильмир - 1 урын, Шакиров Ильяс - 2 урын, Шамсиев Фердинанд - 3...

17 нче март көнне Сатыш авылында "Кышкы спартакиада" үткәрелде. Спорт уеннары чаңгы ярышы белән башланып ките. Балалар арасында Сабиров Рамил - 1урын, Искандиров Радик - 2 урын, Шарифуллин Айназ - 3 урын. Ир-атлар арасында 3км. га Җәләлиев Ильмир - 1 урын, Шакиров Ильяс - 2 урын, Шамсиев Фердинанд - 3 урын. Хатын-кызлар арасында 1 км. га Хаҗиева Ильмира -1 урын, Шаймарданова Гөлшат - 2 урын.

Өстәл теннисы уенында югары сыйныф укучылары Сабиров Рамил- 1 урын, Габдулхаков Фаил - 2 урын, Билалов Артур - 3 урын. Кызлар арасында Ишниязова Гүзәл - 1урын, Галиева Алсу - 2 урын, Солтанова Ралия -3 урын. Өлкәннәр арасында Рахимуллин Ильгизәр -1 урын (Юлбат) , Рахимов Рәдиф -2 урын ( Сатыш), Шаймарданов Рамиль -3 урын (Сатыш).

Шашка уены балалар арасында Коломенская Гөлнара - 1 урын, Исмагыйлева Азалия - 2 урын, Галлямова Динә -3 урын.

Шашка уены өлкәннәр арасында: Ханнанов И - 1 урын (Б.Сабасы ), Галиев Ш. -2 урын (Юлбат), Башаров Ф.- (Ю. Утар).

Шахмат уены буенча өлкәннәр: Фаляхиев -1 урын (Иске Җөри), Галиев Ш. - 2 урын (Юлбат), Солтанов Вахит - 3 урын (Сатыш).

Волейбол уенында барлыгы 10 команда катнашты: Курсабаштан 2 команда, Сатыштан 4 команда, Юлбаттан 1 команда, Иске Җөри 1 команда, Тимершыктан 1 команда, район эчке эшләр бүлегеннән "Динамо" командасы. Курсабашның 1 нче командасы -1нче урынга, Тимершык командасы -2нче урынга, Курсабашның 2нче командасы -3нче урынга чыкты.

Аркан тартуда Сатыштан 2 команда, Ю. Шытсудан 1 команда, Чәбки Сабадан 1 команда катнашты: 1нче урында Мәннәнов Динар командасы (Сатыш), Чәбки Саба командасы 2нче урында, 3нче урында Мәннәнов Рамил командасы (Сатыш).

Кул көрәше буенча барлыгы 19 кеше катнашты: Мәннәнов Динар - 1 урын (Сатыш), Хадиев Айдар- 2 урын (Сабабаш), Гайфетдинов Фердинанд - 3урын (Бигәнәй).
Гер күтәрү ( 32кг ): Маннанов Динар - 1 урын Сатыш), Хуҗин Ильназ -2 урын (Бигәнәй), Востриков Александр - 3 урын.

Татарча көрәш 1-6 нчы сыйныфлар арасында: Искандиров Радик - 1 урын, Зарипов Ирек - 2 урын, Гарипов Язнур - 3 урын. 6-11 нче сыйныфлар арасында: Габделхаков Радик 1нче урын, Маннанов Дилүс - 2 нче урын.

Корәш 75 кг авырлыкта: Шамсиев Фердинанд -1 нче урын, Габделхаков Радик -2 нче урын(Теләче), Гыйльметдинов Динар -3 нче урын (Сатыш).

Көрәш 85 кг авырлыкта Хуҗин Ильназ -1 нче урын ( Бигәнәй), Маннанов Рамил -2 нче урын (Сатыш), Востриков Александр -3 нче урын.

85 кг. нан югары: Шәвәлиев Рәмис -1 нче урын ( Ю. Шытсу), Сафин Радик -2 нче урын ( Б. Сабасы), Бәдретдинов Илсур -3 нче урын (Ю. Шытсу). Абсолют батыр Шәвәлиев Рәмис!

Кышкы спартакиада күтәренке рухта, күп тамашачылар, музыкаль бизәлеш белән узды Барлык төр уеннарда да бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды Бүләкләргә спонсорлык ярдәмләре өчен №1 Сатыш филиалы җитәкчеләренә, Сатыш авыл җирлеге җитәкчелегенә, авылыбыз җирлегендә яшәүче барлык эшмәкәрләргә, оештыручылар: Ахметшин Ильнурга, Ахметов Алмазга, мәдәният йорты хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Халисә Сибгатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спартакиада