Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саулыгы чикленең рәхмәт чиксез

Көн туды исә, исәнлегебезгә, саулыгыбызга шөкер итәргә дә онытып дөнья мәшәкатьләренә чумабыз.

Бер-беребездән уздырып яхшырак яшәргә омтылабыз. Нәфесне тыя алмыйбыз икән, хөсетлек, көнчелеккә киң юл ачыла. Ә шул вакытта кайдадыр бер тапкыр булса да үз аякларыма басып йөрер идем, күзләремне ачып якты көнгә карар идем дип гомер итүчеләр дә бар.

Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында яшәүче икенче төркем инвалид Рәсимә Нәҗмиева белән танышкач та шулай уйладым. Сау-сәламәт булып дөньяга килгән кызның унике яшендә уң як күз кабагы кисәктән генә йомыла башлый. Тайпылышлар акрынлап сул ягына да күчә. Шулай да мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлый кыз. Хастаханә юлларын да күп таптарга туры килә. Күрәзәчеләр күз тигән диләр, ә табиблар "митохондральная окулярная миопатия" диагнозын куялар. Төгәлрәк әйтсәк, кызның күз алмалары, күз кабагы хәрәкәтләнүдән туктаган һәм күзләр алга чыгып тора. Күз мускулларының киеренкелеге нәтиҗәсендә күзләрнең күрүе дә кыенлаша. Савыгу өмете белән 2000 елда Мәскәү табибларына кадәр барып җитәләр, әмма соңаргансыз, башлангычында килергә кирәк иде, дигән хәбәр ишетәләр. Икенче бер табиб операция ясаган очракта күз кабагының бөтенләй йомылмаска мөмкинлеге, шул сәбәпле күз алмасының кибү куркынычы барлыгын аңлата. Аңа бүген 42 яшь, авырлыгы 28 килограмм. Менә шундый сынаулар аша узган Рәсимә.

Әмма язмыш сынауларына бирешеп яшәми кыз. Әйләнә-тирәне камил рәвештә күрмәсә дә, бик тырыш һәм уңган булып чыкты ул. Җәен бакчасын тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кош-кортлар асрый. Ике ел элек бытбылдык үстереп, йомыркаларын да сатып караган. Кызыксынучылар булмагач бу шөгылен ташлаган.

Рәсимәнең иң яраткан шөгыле - бәйләү. Энә белән дә, ыргак белән дә бәйли икән.

-Әмма энә белән бәйләү җайлырак. Мәктәптә укыганда китапханәдән "Һөнәр" дигән китап алып кайтып, әнидән кача-кача укып өйрәнә идем. Әни дә бәйләргә бик ярата иде, аннан да өйрәндем, - ди Рәсимә.

Ул бәйләгән башмак, оекбаш, урындык киезләренең хисабын әйтеп тә торасы юк. Ә менә заманча, кибетнекеннән дә затлырак кофталарын, ыргак белән үрелгән сарафан, болероларын күргәч сокланмый мөмкин түгел. Авылдашларына да бәйләп биргән хәтта.

-Бу кадәр бәйләү күзләреңә зыян китермиме, - дип сорыйм Рәсимәдән.

-Мин бик күп газет-журналлар алдырам. "Вязание" журналыннан карап бизәкләрен бер өйрәнеп куям да, аннан соң карамыйча, тоемлап кына бәйлим, - дип шаккаттырды кыз.

Рәсимә дүрт бала үскән гаиләнең төпчеге. Төп нигезне карап, саклап торучы да ул. Җиде ел элек әнисен дә тәрбияләп, хәер-фатыйхасын алып соңгы юлга озаткан. Аның йорты авыл башында, янәшәдә зират. Зиратка килгән читтәге авылдашлар да Рәсимә белән күрешмичә калмый.

-Туганнарыма, күршеләремә рәхмәт, - ди Рәсимә. Туганнарым да хәлемне белешеп, ярдәмләшеп тора. Ә күршеләр белән көн дә күрешәсе, бергә яшисе. Кайчан, нинди ярдәм сорап керсәм дә, кире бормыйлар, күршеләрем бик әйбәт минем. Гөлнара һәм Таһир Шиһабиевлар, Рушан һәм Рафис Мөхлисовларга рәхмәт әйтегез әле минем исемнән, - диде ул.

Рәсимәнең йорты чиста, бик пөхтә. Әмма кече якның нигезе какшаганлыгы, идәннән салкын өргәнлеге сизелә. Их, бер мәрхәмәтле иганәче хәйриячелек ярдәме күрсәтсә иде, дип уйладым шулчак. Әлләни күп чыгымнар да кирәк түгел, ә менә савабы, саулыгы чикләнгән кыз баланың рәхмәте чиксез булыр иде.

Зәмирә Сәмигуллина.

Зәмирә Сәмигуллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X