Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Сентябрьдә татарстанлыларны өч көн рәттән ял көтә

    Республикада Корбан бәйрәм билгеләп үтелә.

    12 сентябрь Татарстанда ял көне дип игълан ителде, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

    "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" законы нигезендә Корбан гаете эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

    Корбан бәйрәмен уздыру көне ай календаре һәм ТР Президенты Указы нигезендә билгеләнә.

    Быел Татарстан Президентының "Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү" турындагы Указы нигезендә Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә билгеләнгән. Шулай итеп, 2016 елның биш көнлек эш атнасында 10, 11 һәм 12 сентябрь ял көннәре булачак.

    (Надия Шәйхетдинова әзерләде).

    http://tatar-inform.tatar/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: