Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше авыл җирлегендә яшәүче хәмер колына әйләнгән ата-анага сентябрь һәм октябрь айларында биш беркетмә төзелгән

12 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал каралды. Аларның күбесе ата кешенең аракы эчкән хәлдә балигъ булмаган балалары каршында тавыш чыгарып, гаилә тынычлыгын бозуга кагылышлы иде. Бу юлы административ хокук бозучылар арасында Мичән, Шекше,...

12 ноябрьдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегеннән алынган 20 административ материал каралды. Аларның күбесе ата кешенең аракы эчкән хәлдә балигъ булмаган балалары каршында тавыш чыгарып, гаилә тынычлыгын бозуга кагылышлы иде. Бу юлы административ хокук бозучылар арасында Мичән, Шекше, Арташ, Симет, Саба авыл җирлекләреннән булган ир-атларга карата материаллар тикшерелде. Гаилә тоткасы булырга тиешле ир-атлар аракы белән дуслашуларын гаиләдә үзара аңлашу таба алмау, гаепнең күп очракта хатын-кызда булуы белән аңлаттылар. Комиссия эшендә ана дигән изге сүзне таптап, тормышны артка өстерәүче хатын-кызлар да очравы тагын да аянычрак. Гаиләдә әти белән әнинең үзара килешә алмаулары, тормышның тәртибе булмауда иң зур җәза балага төшә. Ә икесе дә эчкечелеккә бирелеп, сабыйларын язмыш кочагына ташласалар, тагын да яманрак. Кызганыч, районыбызда ата-ана икесе берьюлы хәмер колына әйләнгән гаиләләр бар. Утырышта шундый бер гаиләнең эше тикшерелде. Шекше авыл җирлегендә яшәүче ата-анага сентябрь һәм октябрь айларында биш беркетмә төзелгән.

Комиссиянең күчмә утырышы Шәмәрдәндә дәвам итте. Әлеге җирлектә яшәүчеләр тарафыннан кылынган административ хокук бозуларның 12 факты тикшерелеп, тиешле карарлар кабул ителде. Балигъ булмаган кызы машина йөртү таныклыгы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткәне өчен әнисенә шелтә белдерелде. Шулай ук сыра эчкән хәлдә һәм чикләнгән төнге сәгатьтән соң чит авылда тоткарланган яшүсмергә 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Әнисенә балигъ булмаган улына карата контрольне көчәйтергә кирәклеге искәртелде. "Бүтән мондый хәл кабатланмаячак", - дип ышандырган егет биргән вәгъдәсен бозучы башка гамәлләр кылмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев