Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше, Эзмә, Мичән авыл җирлекләрендә җыеннар: халык урамнарны төзекләндерүне сорый

6-7 февральдә халык җыеннары Шекше, Эзмә, Мичән авыл җирлекләрендә үтте. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев чыгышында Советның 2013 елдагы эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Җыен барышында Эзмә авылының урамнарын төзекләндерү, Пүкәл авылына балалар бакчасы булдыру, Өтернәс авылына клуб салу, Олыяздан Шәмәрдәнгә йөреп укучы балаларны автобус белән йөртү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук...

6-7 февральдә халык җыеннары Шекше, Эзмә, Мичән авыл җирлекләрендә үтте. Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиев чыгышында Советның 2013 елдагы эшчәнлеге тулысынча яктыртылды. Җыен барышында Эзмә авылының урамнарын төзекләндерү, Пүкәл авылына балалар бакчасы булдыру, Өтернәс авылына клуб салу, Олыяздан Шәмәрдәнгә йөреп укучы балаларны автобус белән йөртү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук авыруларга "Ашыгыч ярдәм" чакырткан очракта тоткарлыкларны булдырмау кебек сораулар яңгырады. Халыкны борчыган бер генә сорау да игътибардан читтә калмады.

Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов чыгышында 2013 елгы халык соравы буенча хәл ителгән һәм ителәсе мәсьәләләр яктыртылды. Пай җирләренә тулаем исәп-хисап ясау, Алан-Елга, Шекше урамнарын төзекләндерү, Шекше авылы клубының тавыш яңгырашын көйләү, Сәрдә авылына клуб салу, урам утларын иртәнге сәгатьләрдә сүндерү вакытын озайту кебек сорау-тәкъдимнәр алынды. Халык сорауларының уңай хәл ителәчәге әйтелде.

Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев чыгышында Советның узган елдагы эшчәнлеге тулаем чагылыш тапты. Халык тарафыннан Мичән авылының урамнарын һәм Иске Мичән авылы күперен төзекләндерү, Керәнне-Иске Мичән арасына асфальт юл салу, Яңа Мичән авылында мәктәп укучылары өчен автобус көтәргә махсус урын (будка) булдыру, телефон, интернетка тоташу мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән сораулар күтәрелде.

Җыеннарда халык сорауларына Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, оешма-учреждение җитәкчеләре җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев