Саба таңнары

Шәхси тракторларны тикшерәләр

7 сентябрьдән 25сенә кадәр район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - шәхси тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп...

7 сентябрьдән 25сенә кадәр район дәүләт техник күзәтчелек бүлеге юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Частник" профилактик операциясе үткәрәчәк. Аның максаты - шәхси тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан, аларның тагылмаларыннан файдаланганда, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның имин йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: