Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдән авылында яшәүче София Тихоновага 90 яшь тулды

25 сентябрьдә Шәмәрдән авылында яшәүче София Тихоновага 90 яшь тулды. София Ивановна Бөек Ватан сугышы елларындагы илгә төшкән авырлыкны иңнәре белән күтәргән буын вәкиле буларак, Җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Сугыш чорында аңа урман кисәргә дә, башка авыр эшләр башкарырга да туры килә. Сугыштан соң Шәмәрдән мех әйберләре фабрикасында эшләп...

25 сентябрьдә Шәмәрдән авылында яшәүче София Тихоновага 90 яшь тулды. София Ивановна Бөек Ватан сугышы елларындагы илгә төшкән авырлыкны иңнәре белән күтәргән буын вәкиле буларак, Җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Сугыш чорында аңа урман кисәргә дә, башка авыр эшләр башкарырга да туры килә. Сугыштан соң Шәмәрдән мех әйберләре фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыга. Бүген София Тихонова үзе генә яши, социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ. Хезмәт ветеранын 90яшьлек олы юбилее белән "Балкыш" үзәге директоры Рөстәм Равилин һәм әлеге үзәк белгече Розалия Нурмиева тәбрикләп, Президент Путинның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X