Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәндә “Игелек һәркемдә бар” волонтерлар отряды төзелде

Шушы көннәрдә районда ирекле рәвештә игелекле гамәлләр кылучылар өчен истәлекле вакыйга булды: Шәмәрдән лицеенда "Игелек һәркемдә бар" волонтерлар отряды төзелде. Күптән түгел алар "Волонтер-2013" төбәкара лагеренда булдылар һәм аннан кайтканнан соң тагын да активлаштылар. Семинарларда укучыларга ирекле рәвештә игелекле гамәлләр кылуның максаты, үзенчәлекләре, волонтерлык хәрәкәтенең мөһим проектлары турында сөйләделәр Балалар...

Шушы көннәрдә районда ирекле рәвештә игелекле гамәлләр кылучылар өчен истәлекле вакыйга булды: Шәмәрдән лицеенда "Игелек һәркемдә бар" волонтерлар отряды төзелде. Күптән түгел алар "Волонтер-2013" төбәкара лагеренда булдылар һәм аннан кайтканнан соң тагын да активлаштылар. Семинарларда укучыларга ирекле рәвештә игелекле гамәлләр кылуның максаты, үзенчәлекләре, волонтерлык хәрәкәтенең мөһим проектлары турында сөйләделәр Балалар өчен психологик тренинг­лар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында видеороликлар күрсәттеләр. Яңа отрядның координаторы итеп Динара Шәмиева сайланды, Кристина Фазлыева аның урынбасары, Диләрә Ситникова PR-менеджеры булды. Волонтерлар мөмкинлекләре чикләнгән балаларны патронажга алачаклар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев