Реклама
Кара төстәге чит ил машинасының Шәмәрдән - Казан юлында (Урта Саба белән Байлар Сабасы торак пунктлары арасындагы туры трассада) юлда туктап торган "Газель" автомобилен йөртүчене таптатуы һәм һәлакәт урыныннан качып китүе турында инде хәбәр иткән идек. Барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләрен аякка бастырган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә кеше бәрдергәннән соң барлыкка...
Кара төстәге чит ил машинасының Шәмәрдән - Казан юлында (Урта Саба белән Байлар Сабасы торак пунктлары арасындагы туры трассада) юлда туктап торган "Газель" автомобилен йөртүчене таптатуы һәм һәлакәт урыныннан качып китүе турында инде хәбәр иткән идек. Барлык хокук саклау органнары хезмәткәрләрен аякка бастырган оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә кеше бәрдергәннән соң барлыкка килгән техник зарарланулары булган автомобиль 23 февральдә төнге 1 сәгать 30 минутта Киров өлкәсе Вятские Поляны шәһәрендә табылган. Ул машинаны 1995 елда туган кеше йөрткән, автомобиль үзе Казан шәһәрендә 1966 елгы кеше исеменә теркәлгән.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз