Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әсхәт – кабат кияү егете

«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора. Моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттык: "Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә...

«Дөбер-шатр» төркеме солисты Әсхәт «Вконтакте» битенә кызыклы гына фото куйган. Фотода Әсхәт кара кәчтүм-чалбардан, туй күлмәге кигән кәләшне үбә. Бу үз туедыр дияр идең, аларга карап балалары елмаеп тора.



Моның кайчан төшелгән фото икәнен белү өчен, Әсхәткә шалтыраттык:

"Өйләнешүебезгә ун ел булган көнне төшкән фото бу. Мин эштән кайткан төшкә Айгөл туй күлмәген киеп, балаларны да бәйрәмчә киендереп куйган. Мин дә югалып калмадым, шкафтан кәчтүм-чалбарымны алып, кияү роленә кердем. Тиз генә фотога да төштек. Иң шатландырганы: Айгөл туй күлмәгенә сыйды, димәк, тазармаган!", дип белдергьн ул "Шәһри Казан" газетасына.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X