Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штрафның яртысын гына түлисең килсә

2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Гадәттә ЮХИДИ идарә­сенең мәгълүмат базасында штраф түләү турында хәбәр бер тәүлек эчендә теркәлә, аннан дәүләт түләү системасына җибәрелә. Яңа елдан исә штрафларны яртылаш кына түләргә дә мөмкин икәнлеген күреп булачак. Аны түләгәндә...

2016 елның 1 гыйнварыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак. Гадәттә ЮХИДИ идарә­сенең мәгълүмат базасында штраф түләү турында хәбәр бер тәүлек эчендә теркәлә, аннан дәүләт түләү системасына җибәрелә. Яңа елдан исә штрафларны яртылаш кына түләргә дә мөмкин икәнлеген күреп булачак.

Аны түләгәндә бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Юлдагы камераларга тө­шерелгән һәм ияләренә җибәрелгән "штраф хатла­ры"ның түләү вакыты тагы да чикләнә. Почта аша килеп җиткәнче дә шактый көн үтәргә мөмкин бит. Шуңа да ЮХИДИ машина йөртүчеләрне "Госуслуги" порталы аша SMS-хәбәр алышуга кушылырга чакыра. Бу очракта юлда кагыйдә бозуыгыз турында хәбәр тиз генә килеп ирешәчәк. Бүген бу хезмәттән күп кеше файдалана.

Шунысы да бар: штраф салынганның 21 нче кө­нендә аның күләме элек­кечә кала, ничек бар - шулай түләргә туры киләчәк. ЮХИДИ идарәсендә шулай ук түләү квитанциясенең эш­кәр­телү вакытын да исәп­кә алырга кирәклеген искәр­тәләр. Мәсәлән, 20 нче көн­нең кичке ягында түләнгән штраф кәгазьләре икенче көн иртән генә эшкәртелә. Бу исә - штраф ташлама бе­лән түләнгәнгә саналмый дигән сүз. Дөрес, ташламалы бәяләрдән бө­тен кеше дә файдалана алмаячак. Исерек килеш идарә итү­челәр, юл-транспорт һәла­кәтен китереп чыгаруда гаепләнү­челәр, кызыл утка чыгучылар һәм даими тизлек арттыручыларга бу кагылмый.

Әлеге система баштарак депутатлар тарафыннан штрафны бөтенләй түлә­мәүчеләр өчен уйлап табылган була. ЮХИДИ мәгъ­лүматлары буенча, штрафны даими түләп баручылар (уртача 50 проценты) аны тәртип бозганнан соң 20 көн эчендә үк түләп бара. "Яндекс" порталы исә һәр өченче кеше вакытында түләп бара дип күрсәтә.

Гомумән, түләүләрдән кергән табыш азайса да, бу чараны керткәч, штрафны вакытында түләүчеләр саны артыр дип көтелә. Мо­ңарчы ­министрлыкта да мондый ташламалар бюджетка зыян салыр дигән шик була. Тик әлеге закон­ның авторы, депутат Вячеслав Лысаков бу шик-шөб­һәләрне кире кага. Ул, бу ташламалар хәтта кор­-рупциягә дә юл куймаячак, дип аңлата. Кайчак инспектор белән машина йөртүче урында килешергә мөмкин булса, хәзер мондый эшкә чик куелачак.

Россия ЮХИДИ ида­рәсендә бу чаралар штрафларны вакытында түләүгә бер этәргеч булыр дип уйлыйлар. Түләп баручылардан тыш, даими түләмәүче машина йөртүчеләр дә бар. Татарстандагы Россия авто­йөртүчеләр федерациясе җитәкчесе Рамил Хәй­рул­лин исә штрафны вакытында түләүчеләр артыр дип саный. "Судларга барып, исбатлап йөрүчеләр саны кимер кебек. Әгәр дә штраф­ның яртысын гына түләргә кирәк булса, ул аны түләя­чәк кенә. Судка йөреп, вакытын әрәм итмәячәк. Ә түләмәүчеләр категориясе шул килеш калыр шикелле. Закон гыйнвар аеннан гына гамәлгә керә, аңарчы күп сораулар ачыкланып бе­тәр", - диде ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев