Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Шушы мизгелләрдә 15 меңнән артык укучы математикадан имтихан тапшыра

Бүген, 4 июньдә, Татарстанның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәненнән профиль дәрәҗәсендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бүгенге имтиханнар сәгать 10да башлана. Имтихан өчен республикада 86 махсус пункт булдырылган. Аларда on-line режимда видеокүзәтү, махсус тикшерү җайланмалары урнаштырылган. Быел математикадан имтиханны беренче тапкыр ике - база һәм профиль дәрәҗәгә бүлүләре...

Бүген, 4 июньдә, Татарстанның 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәненнән профиль дәрәҗәсендә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бүгенге имтиханнар сәгать 10да башлана.

Имтихан өчен республикада 86 махсус пункт булдырылган. Аларда on-line режимда видеокүзәтү, махсус тикшерү җайланмалары урнаштырылган.

Быел математикадан имтиханны беренче тапкыр ике - база һәм профиль дәрәҗәгә бүлүләре хакында хәбәр ителгән иде инде. Аның бүгенге - профиль төре математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр өчен каралган.

Математика фәненнән бүгенге имтихан барлыгы 21 биремнән торачак. Шуларга җавап табып өлгерү өчен 3 сәгать тә 55 минут вакыт бирелә. Имтиханда кимендә 27 балл җыярга кирәк. Нәтиҗәләр 10 көннән соң билгеле булачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев