Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Симет” җәмгыятенә – 39 балл

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс игълан ителгән иде. Узган атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы махсус комиссия районның "Нырты", "Симет", "Курсабаш", "Шытсу", "Мөхәммәтшин", "Мичән", "Тимершык" хуҗалыклары, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс игълан ителгән иде. Узган атнада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы махсус комиссия районның "Нырты", "Симет", "Курсабаш", "Шытсу", "Мөхәммәтшин", "Мичән", "Тимершык" хуҗалыклары, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасында булып, язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы белән таныштылар. Хуҗалыкларның әзерлеге 40 баллы система белән бәяләнде. Комиссия хуҗалыкларның эш нәтиҗәләренә тулаем йомгак ясап, иң югары 39 баллны "Симет" җәмгыятенә куйды. "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе бер баллга гына калышты. Районның уртача күрсәткече - 36,9 балл белән бәяләнде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия районыбызда язгы кыр эшләренә әзерлекне уңай дип тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев