Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле балалар физика иленә сәяхәт итте

Сәләтле балалар физика иленә сәяхәт итте 2014 - 2015 уку елы Татарстан Республикасы күләмендә физика елы буларак игълан ителү белән, Сәләтле балалар мәктәбендә физика фәне буенча шактый чаралар үткәрелде: укучыларыбыз төрле кызыклы фокуслар, экспериментлар әзерләп әти - әниләр каршында чыгыш ясадылар, үзләренең белемнәрен балалар бакчаларында күрсәттеләр, шулай ук республикакүләм семинарда...

Сәләтле балалар физика иленә сәяхәт итте

2014 - 2015 уку елы Татарстан Республикасы күләмендә физика елы буларак игълан ителү белән, Сәләтле балалар мәктәбендә физика фәне буенча шактый чаралар үткәрелде: укучыларыбыз төрле кызыклы фокуслар, экспериментлар әзерләп әти - әниләр каршында чыгыш ясадылар, үзләренең белемнәрен балалар бакчаларында күрсәттеләр, шулай ук республикакүләм семинарда күрше-тирә район мәктәп директорлары каршында да сынатмыйча, уңышлы чыгыш ясадылар. Ләкин чараларның иң кызыклысы һәм кайнары 12 февраль көнне Сабаның үзәк катогында үткәндер, мөгаен. Биредә "Боз өстендә физика" дип исемләнгән интеллектуаль күңел ачу чарасы үткәрелде. Әлеге чарада 6-11 сыйныф укучыларыннан торган ике команда көч сынашты. Биредә алар үзләренең җитезлекләрен, спорт белән дуслыкларын күрсәттеләр һәм физика фәне буенча белемнәрен сынадылар. Командасына очко китерү өчен һәр укучы да булдыра алганча тырышты. Уен барышында аларга физика фәне буенча формулалар, атаклы физиклар, төрле физик күренешләрне дә искә төшерергә туры килде. Уенчыларга көч бирү өчен укучылар, укытучылар, әти-әниләр дә шактый килгән иде. Башлангыч сыйныф укучылары командаларга уңышлар теләп, үзләренең яраткан флеш-моб биюләрен башкардылар. Бәйге барышында шулай ук фигуралы шуу түгәрәгендә шөгыльләнүче укучыларыбыз Камилә Гаптерахманова, Алисә Котдусова чыгышларын карап сокландык, 8 сыйныф укучысы Мубакшин Нәфкатнең җыры да укучыларга көч һәм дәрт өстәде. Боз өстендәге кайнар бәйге 22:21 исәбенэ, "220 вольт" командасының җиңүе белән тәмамланды. Бәйгедән һәркем яхшы кәеф һәм энергия алып китте. Әлеге уенны оештыручы физика укытучысы Дилэрэ Котдусовага һәм физик тәрбия укытучылары Ленар Вафинга, Илназ Габдрахмановка зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез.

Айгөл Димөхәммәтова

Сәләтле балалар мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев