Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәнгать мәктәбендә – бакча балалары

28 март көнендә "Кыңгырау", "Шатлык", "Әллүки" балалар бакчаларының әзерлек, зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик кораблен күзаллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. Юлларында очраган каршылыкларны җиңү балаларга берни тормады. Салават күперенең 7...

28 март көнендә "Кыңгырау", "Шатлык", "Әллүки" балалар бакчаларының әзерлек, зур һәм урта төркем балалары Саба балалар сәнгать мәктәбенә кунакка килделәр. Космик кораблен күзаллап төрле планеталарга юл тоттылар. Бер планетадан икенче планетага сәяхәт җыр-биюләр, уен коралларында башкарган әсәрләр белән үрелеп барды. Юлларында очраган каршылыкларны җиңү балаларга берни тормады. Салават күперенең 7 төсле дугасыннан барлыкка килгән ноталарны күрү, аларны яңгыравын ишетү, "Мажор" һәм "Минор" белән танышу нәни дусларыбызда сәнгать дөньясына аеруча кызыксыну уятты.

Куяннарның, бал кортларының, күңелле ноталарның биюләре, җырчыларыбызның чыгышы , клавишалы, кыллы, тынлы, халык уен коралларында башкарган әсәрләр балаларның күңелләренә хуш килде.

Нәни кунакларыбызның күчтәнәч-концерт номерлары укучылар һәм укытучылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре Сәнгать мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына мондый файдалы һәм кызыклы очрашулар өчен рәхмәт әйтеп, концерттан алган якты хисләр белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев