Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Социаль пакеттан баш тартып гариза язганнан соң, ярдәм өмет итеп әллә кайларга барсаң да, хәл итеп булмый"

- Социаль пакеттан баш тартып гариза язганнан соң, ярдәм өмет итеп әллә кайларга барсаң да, хәл итеп булмый. Андый очраклар да булды. 1 октябрьдән соң никадәр үкенечле булса да, карарны Россия законы буенча 1 ел дәвамында үзгәртү мөмкин түгел, - ди Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе начальнигы Рөстәм...

- Социаль пакеттан баш тартып гариза язганнан соң, ярдәм өмет итеп әллә кайларга барсаң да, хәл итеп булмый. Андый очраклар да булды. 1 октябрьдән соң никадәр үкенечле булса да, карарны Россия законы буенча 1 ел дәвамында үзгәртү мөмкин түгел, - ди Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе начальнигы Рөстәм Хисматуллов.

2015 елда "социаль пакет"тан файдаланырга теләүчеләр агымдагы елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия бүлегенә килеп гариза язарга тиешләр (2014 елда аны алучыларга һәм беренче тапкыр инвалидлык алучыларга яңадан гариза язарга кирәкми). Икеләнеп калгансыз икән, үзегез аралаша торган, яки сезне дәвалаучы табиб белән киңәшеп алу кирәк.

Пакеттагы дару өлешеннән баш тартып, аны акчалата компенсациягә алыштыру кайбер төр авырулар өчен зур ялгышу булуы ихтимал. Ә авыру кеше билгеле инде дарусыз тора алмый. Бигрәк тә яман шеш, шикәр диабеты, бронхиаль астма һәм психик авырулы кешеләр ныклап уйлансын иде. "Социаль пакет"ның дару өлешеннән баш тарткан инвалидларның авырулары көчәеп яки яңа авырулары килеп чыгып, бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар еш була, ди табиблар. Бу очракта, аларны кимендә бер ел буе синең үзеңә сатып алырга туры киләчәк.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2015 ел өчен бушлай дарулар алу хокукы бирүче социаль пакет җыелмасын сайларга чакыра. "Социаль пакет"тагы айлык сумма - ул иминият акчасы. Ул акчалар инвалидларда "социаль пакет" рәвешендә калганда ташламалы кыйммәтле дарулар белән тәэмин ителеш күбрәк булыр иде. "Социаль пакет" тагы дару өлеше инвалидлар өчен мөһим роль уйный. Дарулар өчен җыелган акча бүген кемгәдер бик кирәк, иртәгә синең тормышыңны коткарып калырга мөмкин. Социаль ярдәмне дөрес сайлау сезнең сәламәтлегегез өчен генә түгел, якыннарыгызның саулыгы һәм тынычлыгы өчен дә мөһим.

Әле 1 октябрьгә кадәр бераз вакыт бар. Чир сорап килми. Булган акча бетә дә китә. Ә саулыкны алдан кайгырту кирәк. Нинди дә булса карарга килгәнче, тагын бер кат уйланыйк: " пакет" аласымы, акчамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев