Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналының икенче туры үтте

13 апрель көнне КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2022» республика яшьләр телевизион фестивале суперфиналының вокал-соло зурлар төркеме һәм вокаль ансамбльләр номинацияләре буенча икенче туры үтте.

Бу көнне Саба балалар сәнгать мәктәбеннән суперфиналның беренче сайлап алу турында җиңеп, барлыгы 33 укучы чыгыш ясады.

Фестиваль суперфиналының икенче сайлап алу туры нәтиҗәләре:

- «Тамчы» вокаль ансамбле (җит.Харрасова Л.А.) - 14 апрельдә   КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак гала-концертта бүләкләнәчәк;

-Мөхәммәтҗанов Самат (җит.Мөхәммәтҗанова Р.Х.)- 14 апрельдә   КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак гала-концертта бүләкләнәчәк.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

Чыганак :https://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев