Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спорт ярышларында җиңүчеләр һәм Коръән белгече Хаҗга бушлай барачак

Хаҗга юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр.

Спорт ярышларында җиңүчеләргә һәм Коръән хафизга Хаҗга һәм Гомрәгә бушлай юлламалар бирелгән. Бу хакта Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердә "ТР МДН Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Рәнис Вахитов әйтте.

"Ютазыда Коръән белгечләре конкурсында җиңүче "Стандарт" программасы буенча юллама алды. Икенче урынга Гомрәгә юллама бирелде. Чаллыда көрәш буенча ярышлар үткән иде, җиңүче Хаҗга юллама белән бүләкләнде. Джиу-джитсу буенча ярышлар җиңүчесе дә Хаҗга юлламага ия булды

Юлламаның бәясе 170 мең сумнан башлап 260 мең сумга кадәр. Бәя яшәү шартлары һәм мөмкинлекләре уңайлыгына карап үзгәрә. Барлыгы дүрт программа бар - "Стандарт", "Казаннан супер эконом", "Мәскәүдән супер эконом", "Мәскәүдән минимум стандарт".

Рәнис хәзрәт Хаҗга баруның финанс мөмкинлекләре булган кешегә генә фарыз булуын искәртте.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев