Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстенлек – мөселманчага, хәләленә

Республикабызда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2009 елда старт алган "Татарстанныкын сатып ал!" медиаакциясе дәвам итә. Әлеге проект үз җиребездә эшләнгән товарларга ихтыяҗ барлыгына, җитештерүчеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятуга, кулланучылар белән ике арадагы дуслык мөнәсәбәтен арттыруга, ныгытуга этәргеч бирде. 2014 ел ахыры акция өчен аеруча үзенчәлекле шартлар тудырды. Долларның артуы...

Республикабызда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2009 елда старт алган "Татарстанныкын сатып ал!" медиаакциясе дәвам итә. Әлеге проект үз җиребездә эшләнгән товарларга ихтыяҗ барлыгына, җитештерүчеләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч уятуга, кулланучылар белән ике арадагы дуслык мөнәсәбәтен арттыруга, ныгытуга этәргеч бирде. 2014 ел ахыры акция өчен аеруча үзенчәлекле шартлар тудырды. Долларның артуы сатып алу ыгы-зыгысы китереп чыгарды, халык булган акчасын товарга алыштырырга тырышты. Әмма шул рәвешле отам дип уйлаганнарның да күбесе оттырды, чөнки булганы өстенә тагын алу акчаны әрәм-шәрәм итмәү иллюзиясе тудырды.

-Сатып алучылар Татарстанныкы, фәләннеке дип тормады. Шулай да республикада җитештерелгән товарлардан халык Татарстан суыткычларына өстенлек бирде. Авыл кешесе туңдыргыч-ларьларны күп алды. Хәзер суыткычлар 20 процентка артып кайтты,- диделәр "Илфани" кибетендә. "Оазис", "Лигуна" сәүдә нокталарында да киштәләр шактый бушап калган булган. Хәзер яңалары кайткан, кайсының бәясе аз, кайсыныкы күп күтәрелгән.

Азык-төлек белән сәүдә итүче кибетләрдә эшләүчеләр дә запаска продукция туплау шаукымын сизми калмаган. "Без моны складларның бушап калуыннан күрдек",- диделәр "Ильвина" кибете операторлары. Әмма киштәләрдә ассортиментның кимегәнлеге күренми, ни телисең - шул бар. Биредә иттән ярымфабикатларны үзләре ясыйлар. Әмма пилмәннең Балтачтан китерелгәнен дә күрдек. Бәясе дә кыйммәтрәк, 158 сум иде. Үзләренекен 130 сумга саталар. Шул ук вакытта икенче як суыткычка 180 сумлыгы да куелган. "Бәяләре кичә генә артты (сөйләшү 18 гыйнвар көне барды.- авт.), итнең сату бәясе 275 сум булды. Хәзер бит малны махсус сугым урыннарында чалырга кушалар. Шуңадыр да арткандыр",- диделәр сатучылар.

"Пятерочка", "Магнит" кибетләрендә исә пилмән төрлелеге. Шулай да Татарстанда җитештерелгәннәре юньрәк бәя. Әйтик, Яр Чаллыныкын 128 сумга алырга була. Казанның "Хәләл" пилмәннәре 165 сум итеп куелган. "Пятерочка" кибете сатучысының әйтүенә караганда, халык шул мөселманча әзерләнгәненә өстенлек бирә икән. Райпо кибетендә исә "Икмәк" җәмгыятендә ясалган пилмәнне саталар. Үзебезнеке - Татарстанныкы һәм сайлап алырга да була. Ягъни 143 сумга Сабаныкын (500 граммлы) аласыңмы, әллә 71 сумга (450 граммлы) "Сибирский"нымы?

-Һәм халык кайсын ала инде?- дим сатучыга.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев