Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Стресстан котыласың килсә өй җыештыр

Эш көне дәвамында, компьютер мониторы каршында утырып, мимик мускулатура бик нык киеренкелек кичерә, баш авырая, авырта башлый. Стресстан котылуның бер юлы - 10-15 минут дәвамында чәчне тарау. Әлеге процедура канны «куып тарата». Яхшы кәеф сакларга майлы балык та булыша, ул нерв системасы өчен бик файдалы. Балык яратмасагыз, банан ашагыз. Борын,...

Эш көне дәвамында, компьютер мониторы каршында утырып, мимик мускулатура бик нык киеренкелек кичерә, баш авырая, авырта башлый. Стресстан котылуның бер юлы - 10-15 минут дәвамында чәчне тарау. Әлеге процедура канны «куып тарата».

  • Яхшы кәеф сакларга майлы балык та булыша, ул нерв системасы өчен бик файдалы. Балык яратмасагыз, банан ашагыз.
  • Борын, ирен астына, каш­лар арасына, кулның учына массаж ясагыз.
  • Кул учларын, кайнарланганчы, бер-беренә бик нык итеп ышкыгыз. Колакларны ышку да файдалы.
  • Душ керү. Су белән начар кәефегез агып киткәнне үзегез дә сизәрсез.
  • Баскычтан йөрү. 30 секунд баскычтан аска-өскә йөрү баш миенә кислород агымын җибәрә.
  • Рәсем ясау. Психологлар стресс кичергәннән соң ике-өч минут булса да картина ясарга куша.
  • Ароматерапия. Эфир майларын иснәү кәефне күтәрә.
  • Бию дә стресстан котылырга булыша. Фитнес-клубта шөгыльләнү дә ярдәм итми калмас.
  • Өй җыештыру фикерне тупларга ярдәм итә.
  • Туңдырма ашау. Тәмле-баллы ризык стресска каршы нәтиҗәле допинг.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев