Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Студентларга яңа фән укыта башларга мөмкиннәр

Бөтенроссия халык фронты югары һәм урта белем бирү программаларына «Операцион нәтиҗәлелек» дисциплинасын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Яңа фән кысаларында сакчыл җитештерү һәм сыйфат менеджменты системаларын, процесслар һәм цифрлы мәгълүматлар белән идарә итүне, шулай ук даими камилләшү культурасы нигезләрен өйрәнергә тәкъдим ителә.

Бөтенроссия халык фронтында яңа дисциплина барлык студентлар өчен дә мәҗбүри характерда булырга тиеш, дип саныйлар.

Басма мәгълүматлары буенча, Икътисади үсеш министрлыгы инициативаны хуплаган, әмма проектны эш төркеме кысаларында алдынгы югары уку йортлары, Бөтенроссия халык фронты һәм ведомствога караган академия вәкилләре белән фикер алышырга кирәк дип тапкан.

Фото: pixabay.com

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев