Саба таңнары

Су җылыткыч шартлау нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары зыян күргән

Электр ярдәмендә су җылыта торган прибор шартлау нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары да зыян күргән. Нигездә алар тәрәзә ватыкларына киселгәннәр. 11 яшьлек баланы һәм аның әнисен шифаханәгә алып китәләр. Гаилә башлыгы кулы бәйләнгән хәлдә оператив службаларны көтеп кала. Бу хәл Казанда була. Фатир хуҗалары су җылыткычны моннан ун еллап элек урнаштыралар, әмма...

Реклама

Электр ярдәмендә су җылыта торган прибор шартлау нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары да зыян күргән. Нигездә алар тәрәзә ватыкларына киселгәннәр.

11 яшьлек баланы һәм аның әнисен шифаханәгә алып китәләр. Гаилә башлыгы кулы бәйләнгән хәлдә оператив службаларны көтеп кала.

Бу хәл Казанда була. Фатир хуҗалары су җылыткычны моннан ун еллап элек урнаштыралар, әмма аннан кайнар су булмаганда гына файдаланалар. Прибор күптәннән техник хезмәт күрсәтү үтмәгән, бәлки әле төзек тә булмагандыр дигән фараз бар. Зур басым астында 15 литр сулы казан шартлый. Хәтта тәрәзә рамнары да урамга чыгып оча. Приборның аерым детальләрен экспертизага алып китәләр.

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: