Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Субсидияләр бирү өчен он һәм икмәк пешерү предприятиеләреннән гаризалар сайлап алу игълан ителде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Татарстан он җитештерүчеләргә азык-төлек бодаен сатып алуга чыгымнар өлешен компенсацияләүгә - 65,9 млн сум, ә икмәк пешерү предприятиеләренә 48,3 млн сум акча алачак.

Гаризалар 2021 елның 1 мартыннан 30 мартына кадәр кабул ителә. Гаризалар кабул итү урыны: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 402 бүлмә.

Субсидия алучы предприятие үз продукциясенә күпләп сату бәяләрен арттырмаска тиеш.

Төп таләпләр:

-салымнар буенча бурычлар булмау;

-предприятие банкротлык яки бетерелү стадиясендә булмаска тиеш;

-чит ил юридик заты булмаска тиеш һ. б.

Субсидияләр бирү шартлары һәм кирәкле документлар белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Сайлап алуны узган предприятиеләр белән субсидия бирү турындагы килешү электрон документ рәвешендә төзеләчәк.

Өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин:8-800-444-16-70.

Фото: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X