Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд “Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча гаепләнүчеләрне гаепле дип тапты

Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" дизель-электроходы һәлакәте турында эш буенча тикшерелә торган биш гаепләнүчене булган фаҗигадә гаепле дип тапты. Кичә "Яшьлек" мәдәният йортында "АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина, "Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил...

Казанның Мәскәү районы суды "Булгария" дизель-электроходы һәлакәте турында эш буенча тикшерелә торган биш гаепләнүчене булган фаҗигадә гаепле дип тапты.

Кичә "Яшьлек" мәдәният йортында "АргоРечТур" ҖЧҖ директоры, "Булгария" дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина, "Россия елга регистры" ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, "Булгария" дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Идел буе дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел буе идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиев һәм бу бүлекнең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновка карата суд карарын игълан итү башланды.

"Инякина, Хәмитов, Тимерхаҗиев, Семенов, Ивашов - һәрберсе саксыз эш итү нәтиҗәсендә 2011 нче елның 10 нчы июлендә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә "Булгария" электроходының батуына, нәтиҗәдә 122 кешенең һәлак булуына, пассажирларга төрле тән җәрәхәтләре һәм зур зыян салуга китергән җинаять кылды", - дип хәбәр итте судья Сергей Якунин.

Суд билгеләгәнчә, Инякина судноның эксплуатациягә яраксыз булуын белгән һәм аны йөзүгә яраклы рәвешкә китерүне тәэмин итмәгән. Гаепләүдә белдерелгәнчә, лицензия бирер алдыннан тапшырыла торган документлар ялган булган һәм юридик көчкә ия булмаган. Моннан тыш гаепләнүче экипажны комплектация белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итмәгән, экипажны укытуны, медицина тикшерүен оештырмаган, хезмәт мөнәсәбәтләре рәсми рәвештә төзелмәгән. Шулай ук ул гамәлдәге законнарны бозып, Елга регистрына аңа билгеле булган суднодагы төзексезлекләр һәм җитешсезлекләр турында хәбәр итмәгән.

Гаепләүнең дәлилләре һәм зыян күрүчеләрнең сүзләре нигезендә шулай ук Хәмитовның гаебе билгеләнгән, ул "Булгария" бортындагы кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатыннан, барлык куркынычсызлык чараларын күрергә бурычлы булган. Барлык кагыйдәләргә каршы килеп, гаепләнүче, хезмәт вазыйфаларын башкарганда, кисәтүсез начар һава шартларында порттан киткән, шулай ук люкларның һәм иллюминаторларның ябылуын контрольдә тотмаган.

Тимерхаҗиев, Семенов һәм Ивашов хезмәт ихтыяҗларына каршы килеп, хезмәт урыннарыннан файдалануда, һәлакәткә китерүдә гаепле дип табылды. Гаепләүдән билгеле булганча, алдан уйланылган эш-гамәлләр яки чара күрмәү "Булгария" пассажирларының яшәүгә хокукын һәм сәламәтлекләрен саклау хокукын бозуга китергән.

Сергей Якунин хәбәр иткәнчә, гаепләнүчеләрнең берсе дә үз гаебен танымаган.

Моннан тыш, кичә судья дизель-электроходының исән калган 35 пассажирыннан алынган җавапларны укып үтте.

Судья суд карарын укуда 4 нче июльнең иртәсенә кадәр тәнәфес игълан итте.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев