Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Свердлау һәм Мари Элдан килгән фольклор коллективлар сабалыларны концерт белән сөендерде [+фото]

12-14 сентябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале үтте. «Түгәрәк уен» Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Чувашстан Республикалары, Пермь, Омски, Ульян, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Оренбург, Самара, Свердлау, Киров, Әстерхан, Кемерово, Волгоград өлкәләреннән катнашучыларны җыйган. Фольклор фестивале төрле елларда Төмән, Свердлау, Самар өлкәләрендә һәм Пермь...

12-14 сентябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивале үтте. «Түгәрәк уен» Татарстан, Башкорстан, Удмуртия, Мари Эл, Мордовия, Чувашстан Республикалары, Пермь, Омски, Ульян, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе, Сарытау, Оренбург, Самара, Свердлау, Киров, Әстерхан, Кемерово, Волгоград өлкәләреннән катнашучыларны җыйган.

Фольклор фестивале төрле елларда Төмән, Свердлау, Самар өлкәләрендә һәм Пермь краенда оештырылган. Фестиваль үзенең канаты астына халык фольклорын җыючы бию һәм җыр ансамбльләрен, аерым җыр башкаручыларны, халык музыка инструментларында уйнаучыларны үзенә дәшә.

13 сентябрь көнне әлеге чара кысларында Свердлау һәм Мари Элдан килгән милләттәшләребез безнең район тамашачыларын да үзләренең чыгышлары белән сөендерде. Кунакларны район чигендә Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, балалар сәнгать мәктәбенең музыка уен коралларында уйнаучы егетләр ансамбле каршы алды.

Ерак юлны якынайтып килгән милләттәшләр чыгышын тамаша кылырга район авылларында эшләп килүче фольклор ансамбльләренә йөрүчеләр килгән иде. Чыгыш ясаучыларның әллә ни шаккатырлыгы да юк кебек.

Шулай да, Свердлаудан килгән Салават Гобәев әйтүенчә, 15 процент татар яшәгән төбәктә гомер иткән милләттәшләребезнең миллилекне саклап калып, телен, гореф-гадәтләрен буыннан буынга тапшырып бара алулары соклану уятты.

Ә 14 сентябрьдә узган чарада безнең районның Иләбәр авылыннан "Наза" һәм Олы Шыңардан "Каз канаты" фольклор ансамбльләре катнашты.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев