Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табибны атып үтерүдә гаепләнүче Мисбах Сәхәбетдиновны сак астында калдыру вакыты озайтылды [+видео]

Чаллыда хастаханә ишек төбендә табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә гаепләнүче, берничә көннән 86 яшен тутыручы Мисбах Сәхәбетдиновны сак астында калдыру вакыты озайтылды. Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән....

Чаллыда хастаханә ишек төбендә табиб-травматолог, 52 яшьлек Андрей Железновны атып үтерүдә гаепләнүче, берничә көннән 86 яшен тутыручы Мисбах Сәхәбетдиновны сак астында калдыру вакыты озайтылды.
Бүген судта Мисбах картның адвокаты аны сак астыннан чыгаруларын сорап мөрәҗәгать итте. Адвокат, Мисбах Сәхәбетдиновның олы яшьтә булуын, Чистай тикшерү изоляторындагы шартларны авыр кабул итүен җиткергән. Мисбах карт үзе дә яз җитү белән бакча эшләренә керешергә кирәклеге турында борчыла икән.

Суд әлеге үтенечне кире кагып, Мисбах картны тагын 4 айга сак астында калдырырга булган. Чираттагы суд утырышы 5 апрельгә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, җинаять 2015 елның 11 декабрендә кылынган иде. Тикшерү барышында Мисбах Сәхәбетдинов, 2008 елда әлеге табибның, аның каршында түбәтәен салмауны сәбәп итеп, медицина ярдәме күрсәтмәвен, алай гына да түгел - кабинетыннан полиция хезмәткәрләре чакыртып куып чыгаруларын, шуңа күрә үч алуын әйтте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев