Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танылган фоторәссам Сабада булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерәчәк

"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңүнең 70 йөзе" дип аталган фотопроект башлап җибәрә. Проект кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республика районнары, шул исәптән Сабада да булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерәчәк. Фотосессиягә безнең районнан Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәхмүт Төхбәтуллин, Биктимер Ибраһимов, Фәтхерахман Фәйзерахманов (өчесе дә Шәмәрдәннән), Шаһи Гайфиев...

"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңүнең 70 йөзе" дип аталган фотопроект башлап җибәрә. Проект кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республика районнары, шул исәптән Сабада да булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерәчәк. Фотосессиягә безнең районнан Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәхмүт Төхбәтуллин, Биктимер Ибраһимов, Фәтхерахман Фәйзерахманов (өчесе дә Шәмәрдәннән), Шаһи Гайфиев (Көек авылыннан) кертелгән. "Бердәм Россия" сәяси партиясе эшләгән "Безнең кадерле ветеран" проектының бер өлеше булган "Җиңүнең 70 йөзе" циклы фоторәсемнәреннән каталог булдырылачак, 70 портреттан күргәзмә оештырылачак. Ә күргәзмә Казаннан соң республиканың барлык районнарында булып чыгар, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X