Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Танышының 12 яшьлек кызын көчләгән

Нурлат районара тикшерү бүлеге тарафыннан җыелган дәлилләр 51 яшьлек Мингосман Рәхмәтуллинга карата хөкем карары чыгарырга җитәрлек, дип табылган. Аны Россия җинаять кодексының берничә маддәсе (14 яше тулмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләр куллану, көчләү) буенча хөкем иттеләр. Суд һәм тикшерү тарафыннан ачыкланганча, Рәхмәтуллин 2010 елда Нурлатта җирле бер хатын-кыз белән...

Нурлат районара тикшерү бүлеге тарафыннан җыелган дәлилләр 51 яшьлек Мингосман Рәхмәтуллинга карата хөкем карары чыгарырга җитәрлек, дип табылган. Аны Россия җинаять кодексының берничә маддәсе (14 яше тулмаган балага карата сексуаль характердагы гамәлләр куллану, көчләү) буенча хөкем иттеләр.

Суд һәм тикшерү тарафыннан ачыкланганча, Рәхмәтуллин 2010 елда Нурлатта җирле бер хатын-кыз белән таныша, аңа кунакка килгәли башлый. 2011 елның июлендә ул чираттагы тапкыр танышына килә. Хатын-кызның өйдә юклыгыннан файдаланып, 12 яшьлек кызын мәсхәрә итә.

Рәхмәтуллин үз гаебен танымаган. Суд тарафыннан ул сак астына алынган иде. Хәзер аны 17 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карары чыгарылды.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X