Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуановны соңгы юлга озатты

Матәм чарасында катнашучылар, аның нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкарганын билгеләп уздылар.

Бүген татар җәмәгатьчелеге шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуанов белән бәхилләште. Озакка сузылган каты авырудан соң гомере өзелүе турында хәбәр кичә килеп иреште.

Рөстәм Газизҗан улы туган ягы Азнакай районында җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы эш урыны Казанда “Таттелеком” ширкәтендә булган. 2009 елдан бирле анда матбугат хезмәте җитәкчесе вазифасында, компаниянең генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин белән берлектә мәдәни мирасны саклау юнәлешендә башкарган эшләре өчен, Г.Тукай премиясенә лаек булды. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәрхүм белән хушлашырга туганнары, хезмәттәшләре, дуслар, шагыйрьләр, әдипләр килгән иде. Матәм чарасын Язучылар берлеге әгъзасы рәисе Данил Салихов алып барды. Ул аның, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, халык күңеленә үтәрлек итеп эшли белә торган кеше булуын әйтте.

“Туган якларында эшләүне, андагы колхозны, төзегән мәктәпләрен күз алдына китерсәгез дә, Казанда “Таттелеком” компаниясендә Лотфулла Нурисламович белән кулга кул тотынышып, тарихи һәйкәлләребезне кайтаруга зур өлешен әйтсәк тә, халкыбызны зурлап китеп барды диярлек. Шигъриятенә килсәк, халкыбыз күңелендә сакланырлык, гасырлардан гасырларга күчәрлек җырлар тудырып китеп барды”, - диде.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камаловага Рөстәм Зәкуанов үлеме республикабыз мәдәнияте, әдәбияты өчен зур югалту булуын билгеләп үтте. “Рөстәм абый искиткеч күпкырлы шәхес иде. Кешеләрне яңадан-яңа идеяләр белән баетучы, игътибарлы кеше иде. Әсәрләренең нигезендә – кеше. Татар халкы тарихына, туган ягына, халкына мәхәббәтне күрсәтеп яшәде”, - диде.

Р.Зәкуанов 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, парламентта икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Депутат Разил Вәлиев белән тыгыз хезмәттәшлектә булалар. “Дәүләт Советына эшкә килгәч, аптырап та калдык. Аның шикелле һәр законга, һәр кабул ителгән карарга шигырьгә караган кебек изге итеп каравы аптырата да, сөендерә дә иде”, - диде.

Разил Вәлиев аның шигырь дөньясына килеп керүе үзенә күрә үзенчәлекле булганын сөйләде. “Шигырьләр яза, ләкин бастырырга ашыкмый иде. Курка-курка, оялып кына Туфан агайга мөрәҗәгать итте. “Бу шигырьләрне китап итеп чыгарсам, кыен булмасмы, халык алдында уңайсыз булмасмы икән” дия иде. Озаклап киңәшкәч кенә, шигърият дөньясына кереп чумарга ният итте", - диде.

Матәм чарасында, шулай ук, Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, “Таттелеком” генераль директоры урынбасары Рөстәм Гомәров сөйләде. Кызы Айгөл әтисен тормышны яратучан, һәр эшенә җанын-тәнен, энергиясен биреп эшләгән кеше иде дип бәяләде. "Әти, үзеңнән соң матур эшләрең кала", - дип бәхилләште.

  • Рөстәм Зәкуан (Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов) 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында бер ел шофер булып эшли. 1975-1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала, газеталарда дистәләгән очерк, зарисовкалары дөнья күрә, үзен ул журналист итеп таныта. 2001-2004 елларда - район һәм шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2004 елда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлана. 2009 елдан "Таттелеком" ширкәтендә эшли.

    Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде.


     

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев