Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар милли радиосы Казан белән Кырымны тоташтырмакчы

Казанда эшләп килгән "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре 14 еллыгына Казан - Кырым - Казан авточабыш уздыра. 23 августта Казаннан старт алып, 27сенә әйләнеп кайтуны күздә тотылган сәфәр тагын 6 шәһәрдә тукталыш ясый: Ульяновск, Сарытау, Волгоград, Ростов-на-Дону, Феодосия, Симферополь. Айваз Садыров, Булат Бәйрәмов, Әбри Хәбриев, Ильяс Газизов кебек популяр ди-джейлар составындагы...

Казанда эшләп килгән "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре 14 еллыгына Казан - Кырым - Казан авточабыш уздыра.
23 августта Казаннан старт алып, 27сенә әйләнеп кайтуны күздә тотылган сәфәр тагын 6 шәһәрдә тукталыш ясый: Ульяновск, Сарытау, Волгоград, Ростов-на-Дону, Феодосия, Симферополь. Айваз Садыров, Булат Бәйрәмов, Әбри Хәбриев, Ильяс Газизов кебек популяр ди-джейлар составындагы экипаж шушы һәр пунктта тарихи урыннарга экскурсия ясап, анда гомер итүче халыкны үзләре эшләгән радио эшчәнлеге белән таныштырырга ниятли. Әлеге проект кысаларында башта Ульяновскида туры эфирга чыгу, аннары "Meydan FM" кырымтатар радиостанциясендәге коллегалар белән дусларча очрашулар уздыру күздә тотыла, диелә оештыручылардан алынган хәбәрдә.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев